САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Абрикос һәм груша кертүне тыялар

Кытай ягыннан производстволарда инспекцияләр уздырганнан соң, продукцияне Россиягә кертүне дәвам итү мәсьәләсе каралачак.

10 августтан Россельхознадзор Россиягә Кытайдан орлыклы һәм төшле культуралар кертүне тыячак. Бу турыдагы хәбәр федераль хезмәт сайтында чыкты.

«Бу карар Кытайдан Россиягә карантин объектлар белән зарарланган үсемлекләр продукциясе китерү очраклары белән бәйле кабул ителде», - диделәр ведомствода.

 

2018 һәм 2019 елларда карантин объектлар 48 очракта ачыкланган. Зарарланган продукция кертү факты буенча, Россельхознадзор Кытай Халык Республикасының карантин һәм үсемлекләрне яклау буенча илкүләм хезмәтенә рәсми хат җибәргән.

Кытай ягы җитештерү, үсемлек товарларын саклау һәм төрү урыннарында тиешле инспекция үткәрмәгән. Россиягә продукция кертүне дәвам итү мәсьәләсе Кытай ягы тарафыннан консультацияләр һәм инспекцияләр үткәргәннән соң каралачак.

Кытай - үсемлек продукциясе белән тәэмин итүчеләрнең иң зурларыннан берсе. Ел саен Россиягә 900 мең тоннага якын товар китерелә, шул исәптән 180 мең тонна цитрус, 190 мең тоннадан артык алма, слив, груша, нектарин, шәфталу, абрикос, 80 мең тоннага якын томат һ. б.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев