САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

97 яшьтә дә гармунын кулыннан төшерми Мизхәт абый

Сарман авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлимов Мизхәт Хәлим улына бүген 97 яшь тулды.

Истәлекле көне белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләр белән, истәлек бүләге, күчтәнәчләр тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина да Мизхәт абыйга сихәт гомер, балалар, оныклар кадер-хөрмәте теләделәр. Ветеранның оптимизмы, яшәү дәрте әле дә сокландыра. Гармуннары күп аның, көн саен һәркайсын бер кат барлап чыга икән.
- Бу арада пионерлар күп килделәр (яшьармиячеләрне шулай атый Мизхәт абый) әле. Капка төбеннән үк алып кереп китәләр дә, бәләкәйрәкләре гармуннарны карый, олыраклары медальләрне саный башлыйлар. Менә шулай күңелле яшибез, - дип, кулына гармунын алып, моңлы көйләрен дә сузды ул.
- Гармунын кулына алса, йөзләре үзгәрә. Уйнап, күңеленә тынычлык таба, кәефләре күтәрелә, - ди кызы Гөлсинә апа.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары, видеосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев