САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“90 ЯШЬКӘ – 90 КУНАК”

.

2021 елда “Сарман” газетасы чыга башлауга 90 ел була. 1931 елның язында нигез салынган басманың шул елның июнь аенда “Комбайн” исеме астында беренче саны дөнья күрә. Аннан газета төрле елларда “Кыр стахановчысы”, “Югары уңыш өчен”, “Ленинчы” исемнәре астында чыга. 1993 елдан “Сарман” дип үзгәртелә. Газетабызның юбилее уңаеннан, сайтыбызда яңа сәхифә ачарга һәм аңа кунаклар чакырырга булдык. Беренче кунагыбыз – актив абунәчебез Вәсимә апа Зыятдинова.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, райондашыбыз газетаны редакциягә үзе килеп ала. Үзенекен генә түгел, күршеләренекен дә алып китә ул. Аны Сарманда белмәгәннәр сирәктер. Кешеләргә ярдәм итү, игелек кылуны тормыш девизы итеп алган Вәсимә апа. Әле шушы көннәрдә сәяхәттә булып кайткан.
- Улым Заһир алып барды. Киленем Ирина, аның апасы Зинаида җитәкләп йөрттеләр. Аллага шөкер, матур җирләрне күрсәтеп алып кайттылар. Зур рәхмәт үзләренә, - ди ул.

Альбина Сабирова язмасы һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев