САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

8 август - Физкультурачылар көне

Бүген Җәлил поселогында Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр.

Һәр елны августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелүче Физкультурачылар көне - профессиональ спорт белән шөгыльләнүче генә түгел, ә спортны үз итеп яратучы, үз командасы өчен җан атып торучы, аларның уңышларына чын күңелдән сөенә белүчеләрнең дә бәйрәме. Спорт белән шөгыльләнү кешедә ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли. Ә бу - хәзерге заманда иң кирәкле сыйфатлар.
Бүген дә Җәлил поселогында Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр. Поселок стадионында тантаналы рәвештә ачыш булды, соңыннан “Нефтяник” хоккей командасына медаль-грамоталар тапшыруы булды. Хоккейчыларны гына түгел, йөзүчеләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чараны Сарман муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы ачып җибәрде. Ачылышта шулай ук “Җәлилнефть” идарәсе начальнигы Малик Каюмов, “Җәлилнефть” идарәсенең профсоюз комитеты рәисе урынбасары Люция Маринина, Җәлил поселогы башлыгы Рәфыйк Кәримов, район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин, Татарстан Республикасы буенча Төнге хоккей лигасының региональ вәкиле (18+ дивизионы) Кильдеев Альберт, Татарстан Республикасы буенча Төнге хоккей лигасының региональ вәкиле (40+ дивизионы) Марат Дусаев, боз сарае директоры Рәис Гатин катнашты. Җитәкчеләр спорт сөючеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, киләчәктә бары тик яңадан-яңа үрләргә менеп, җиңүләр яуларга дигән теләктә калдылар.

Реклама

Рания Талибуллина язмасы, фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X