5 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
.
5 сентябрьдә Татарстанда аз болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәрсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 4-9 метр тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +1..+6˚, урыны белән туфракта -2˚ градус кырау булачак. Көндез +16..+21˚ градус.
Кимүче ай, ач кучкар йолдызлыгында.
Үсемлекләрне сугарырга, калийлы-фосфорлы ашламалар сибәргә була. Күпьеллык чәчәкләрне күчереп утыртырга кирәк. Хуш исле һәм дару үләннәрен җыеп куярга мөмкин. Тозлау, консервацияләү, киптерү, туңдыру өчен уңышлы көннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев