22 декабрь көнне Әфганчылар 30 еллык истәлекле даталарын билгеләп үттеләр
Карашай Саклау авылы мәдәният йортында әфганчылар Әфганстаннан совет хәрби кораллы көчләрен чыгаруның 30 еллыгын билгеләп үттеләр.
Анда хәрби хезмәтне Әфганстанда үткән әфганчылар, “кайнар нокта”ларда хезмәт итүчеләр, күрше районнардан әфганчыларның иҗтимагый хәрәкәте вәкиләре, карашайсаклаулылар һәм башкалар катнаштылар. Тантанада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Фәйзрахманов, урынбасары Индира Сәхипова, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов һәм башкалар сәламләделәр. Менделеевск шәһәрендә эшләп килүче әфганчылар “Виват, шурави!” вокаль-инструменталь ансамбле, автор башкаручы Рөстәм Әхмәтханов иң матур җырларын бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев