2022 елда бәрәңгегә кытлык булырга мөмкин

Киләсе елда Россиядә бәрәңгегә кытлык булыр дип фаразлана, моңа шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бүлбеләр җитештерү кимү һәм корылык сәбәпче булырга мөмкин, дип яза «Коммерсант».

Бәрәңге һәм яшелчә базарында катнашучылар берлеге рәисе Сергей Лупехин хәбәр итүенчә, быел эшкәртүгә 1 миллион тонна бәрәңге киткән, ә киләсе елда бу күрсәткеч 1,5 миллион тоннага кадәр артачак һәм 2026 елга 3 миллион тоннага җитәчәк.

Эксперт шулай ук эшкәртүчеләргә ихтыяҗ арту һәм бәрәңге җитештерүгә чыгымнар үсү бәяләр төшүенә китермәячәк, дип белдерә. Росстат мәгълүматларына караганда, октябрь аенда бәрәңгенең бер килограммы уртача 44,51 сум торган, ә бу узган ел белән чагыштырганда 78,6% ка күбрәк.

 

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде