САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2019 елның 31 декабре эш көне булырмы?

Бу көнне ял көнгә әйләндерү өчен 28 е эшләргә тәкъдим ителә. Ә инде шимбә көнне, ягъни 28 декабрьдә хезмәткәрләрне эшкә җәлеп итү аларның язмача ризалыгы белән генә рөхсәт ителә. Бу хакта республиканың хезмәт министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

422 карарда күрсәтелгәнчә, 28 ен ял көненә әйләндерү Россия Хезмәт кодексының 113 һәм 115 нче маддәләре нигезендә башкарылырга тиеш. Ягъни оешманың үз эчендә тиешле документ эшләнергә һәм хезмәткәрләрнең язмача рөхсәте булырга тиеш. Оешмада беренчел профсоюз оешмасы була икән, аның да рөхсәте кирәк була. Әгәр хезмәткәрләр 28 е эшләп, 31 е ял итәргә телиләр икән, 28 декабрь кыскартылган эш көне булырга тиеш, чөнки 31 е көнне, бәйрәм алды көне буларак, кыскартылган график кулланылырга тиеш иде.
Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, республика халкының фикерен белү өчен, Инстаграмда ачык тавыш бирү игълан иткән һәм халык 31 декабрьне ял итү идеясен яклап чыккан иде.
Ял көнен күчерү дәүләт хезмәтендәге хезмәткәрләргә кагыла. Моннан тыш, республика предприятиеләре һәм оешмаларына да 31 декабрьне хезмәткәрләр өчен ял көне итәргә тәкъдим ителде.

ФОТО:https://pixabay.com/ru/illustrations/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев