САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

20 августта «Крылья Советов» паркында «Балкыш» фестиваленең гала-концерты узачак

Сәхнәдә ветераннар арасыннан иң яхшы башкаручылар чыгыш ясаячак.

20-нче августта «Крылья Советов» паркында урнашкан мәйданчыкта «Балкыш» ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның VI Республика фестиваленең гала-концерты узачак. Казанлылар шулай ук Татарстан Республикасының «ВКонтакте»дагы рәсми паблигында артистларның чыгышларын карый алачак. Чара 11.00 сәгатькә башлана. Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына һәм Казанның «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек булуына багышланган, дип хәбәр итә ТР ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы. Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путин Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелү турындагы указга кул куйды. Татарстан башкаласыннан тыш, бу исемгә тагын 19 Россия шәһәре лаек булды. Казанга хезмәт батырлыгы шәһәре исемен бирүне хуплауга 2 млн 400 мең имза җыелган иде. Гаризаны Казанда яшәүчеләр, республика башкаласының ветераннар оешмалары һәм сәнәгать предприятиеләре генә түгел, Татарстан халкы, Мәскәүнең иҗтимагый оешмалары, Россиянең һәм чит илләрнең барлык татар мәдәни үзәкләре дә хуплады.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев