САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“19 яшьлек Хаҗи бабагыз мин булам инде”

.

Үзен шулай дип таныштырды җор телле, шаян Хаҗиәхмәт абый, юбилее уңаеннан тәбрикләргә килүчеләрне каршы алып. Илексаз авылында гомер кичерүче Гыймазетдинов Хаҗиәхмәт Сәлах улына бүген 90 яшь тулды. Аны истәлекле көне белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән, истәлек бүләге тапшырды. “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Әлфия Әһелтдинова да җылы тәбрик сүзләрен ирештерделәр, балалары, оныклары, туганнары котладылар.
- Гомерне Аллаһы Тәгалә туганда ук бирә. Берәүләр 40та үлә, берәүләр – 70тә. Адәм баласының таяну ноктасы – аның йөрәге, - диде Хаҗиәхмәт абый, озак яшәвенең серен сорагач.
Әле тынгы белмәс йөрәгегез озак еллар типсен, сәламәт булыгыз, Илексазның “Әлмәндәре”.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев