САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

15 август - Бөтендөнья йортсыз хайваннарны яклау көне

Әмма әлеге дата зур бәйрәм буларак үткәрелми.

1992 елдан алып һәр елны август аеның өченче шимбәсендә Бөтендөнья йортсыз хайваннарны яклау көне билгеләп утелә.

Ләкин әлеге датаны зур бәйрәм буларак тугел, ә йортсыз хайваннар проблемасына зуррак игътибар белән карарга чакыра торган көн итеп кабул итәргә кирәк. Чөнки илебездә йортсыз хайваннар проблемасы елдан-ел актуальлеген югалтмый, киресенчә, артканнан-арта бара.

Соңгы елларда бигрәк тә, урамнарда, күпкатлы йортлар, кибетләр ишек төпләрендә йортсыз калган, азык сорап йөрүче эт һәм песиләрне бик еш курергә туры килә, шуңа бәйле, илебез буйлап йорт хайваннары сыену урыннары да артып тора. Әлбәттә, андый йортларны булдырган, хайваннарга ярдәм курсәткән кешеләргә рәхмәтләр яусын, алар бик олы хезмәт башкаралар. Ләкин андый урыннарда да барлык йортларыннан мәхрүм калган эт һәм песиләргә дә урын табылмас шул. Ә бит алар безнең иң якын, иң тугры дуслар булып санала түгелме?

Бу проблемага битараф калмыйча, җитдирәк карасак иде. Кечкенә дусларыбыз йортсыз, җылысыз калмасалар иде дә, урамнарда сусап йормәсәләр иде. Алар язмышы безнең кулларда.

 

Рәмилә Абраменкова язмасы

Фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев