САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

100 яшьлек әбигә операция ясадылар, дип хәбәр салдылар коллегаларыбыз

Районыбызның Оет авылында яшәүче иң өлкән кешесе Хәкимә әби Закировага 100 яшь тулуы, бу юбилейның олы вакыйга буларак билгеләп үтелүе турында язган идек. Йөзьяшәрнең өендә булган район башлыгы Рәис Миңнеханов берничә ел элек күзләре күрми башлаган тыл ветеранының үткән тормышы белән кызыксынды, олы ихтирамын белдерде. «Тәрәзәдән әз генә көн яктысын...

Районыбызның Оет авылында яшәүче иң өлкән кешесе Хәкимә әби Закировага 100 яшь тулуы, бу юбилейның олы вакыйга буларак билгеләп үтелүе турында язган идек. Йөзьяшәрнең өендә булган район башлыгы Рәис Миңнеханов берничә ел элек күзләре күрми башлаган тыл ветеранының үткән тормышы белән кызыксынды, олы ихтирамын белдерде. «Тәрәзәдән әз генә көн яктысын абайлыйм, үзеңне күрмим, шул, балакаем, шулай зурлавыгыз өчен зур рәхмәт», - диде Хәкимә әби чын күңелдән сөенеп. Рәис Миңнеханов дөньяның ачысын күп татыган әбинең күзләренә тиз арада бушлай операция ясату мәсьәләсенең дә хәл ителәчәген әйтте. Район башлыгы сүзендә торды: 24 гыйнварда Хәкимә әбигә Шәмәрдәндә урнашкан районара күз хирургиясе үзәгендә операция ясалды.

«Ходай язганы булыр, нәрсә булса да килдем, шулай хөрмәтләүләренә рәхмәт», - диде ул ишектән керә-керешкә. - 100 яшькә җитәрмен дип тә башыма килмәде, сукыр булырмын дип тә уйламадым, операция ясатырмын дип исемә дә кермәде, ел саен быел да калдым, бүген дә калдым дип яшәдем дә, яшәдем. Аллага тапшырдык», - диде ул. Әбигә иң элек җентекле диагностика ясалып, табиблар операциянең өметле булачагына ышандырдылар. «Уң күзенең нервлары үлгән, анысында өмет юк, икенчесе яктылыкны сизә, операциядән соң күрәчәк»,- диде табиб-офтальмолог Наил Гайнуллин.

Операциягә үзәкнең баш табибы, югары категорияле хирург-офтальмолог, медицина фәннәре кандидаты Александр Расческов алынды. «Безнең моңа кадәр иң өлкән пациентыбыз 104 яшьлек әби иде, аныкы да уңышлы үтте. Тирә-юньдәгеләр белән тавыш белән генә аралашып яшәргә мәҗбүр булган кешеләрнең күзе ачылганнан соң туган кичерешләрен аңлатып бетереп булмый. Курыкмаска, вакытны сузмыйча бирегә килергә кирәк. Операция иртәрәк ясалган саен уңышлырак була. Әбигә дә караңгыда узылган гомерен күптән якты төсләр белән бизәргә мөмкин булыр иде», - ди тәҗрибәле табиб.

Операциянең барышын күзәтергә матбугат хезмәткәрләренә дә рөхсәт ителде. Без бу эшнең никадәр катлаулы булуына, Хәкимә әбинең дә, табибның, шәфкать туташларының да сабырлыгына сокландык.

«Элегрәк мондый җитди авыруларга «Сукыраю» диагнозы куелып, операция бөтенләй ясалмый иде. Аннан Мәскәү шәһәрендә генә башкарылды. Бүгенге яңа технологияләр безнең үзәктә дә ясау мөмкинлеге биреп, бүгенге операция югары дәрәҗәдә уңышлы узды. Әбинең диагнозы бик җитди: 5нче дәрәҗәдәге азган катаракта һәм башка төрле күз авырулары тайпылышлары. Пациентның яше зур булу сәбәпле, күзнең челтәр катлавы нык картайган, катыланган. Үзенең күзенең челтәр катлавы алынып, ясалма катлау куелды. Бүген үк тулысынча күрү мөмкин булмаячак, чөнки операциядән соңгы процесс бара, иртәгәдән акрынлап күзләре ачылачак», - диде Александр Расческов.

Икенче көнне Хәкимә әби табибларга кабат күренергә килеп, бәй­ләвечләрен алдырды, инде әйберләрне күрә башлавы турында әйтеп шатландырды. Үзен зурлаган республика, район җитәкчеләренә, табибларга зур рәхмәтен белдерде, эшләрендә уңышлар теләде.

Саба таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев