«Әнием шөгыле» бәйгесенең чираттагы катнашучысы - Галимҗанова Галия
Әниемнең шөгыле.
Бердәнберем-әнием.
Кирәк түгел алтын-көмеше дә,
Читтә торсын барлык байлыклар.
Ярый әле күңелемне нурлап
Торган туган, әти-әни бар...
Әйе, минем туганнарым, әти-әнием бар. Мин, әниләр көне уңаеннан бигрәк тә әнием турында сөйлисем килә.
Минем әни Шайгарданова (кыз фамилиясе Зәйнуллина) Роза Хәким кызы. Аңа 76 яшь. Аның гомер бәйрәмнәре 1948 ел 2 нче октябрьдән башлана. Әнисенең сеңлесе Тәслимә апа белән чирәмдә йөгереп, уйнап-шаярулары, аяклары “чебиләгәч” әнисенең, ягъни минем әбиемнең аларны дәвалаулары, кыш көне (тау алышлы) уйнаулары, бабасы ясаган чана белән таудан мәтәләп шуып төшеп, карда аунаулары турында әнием онытмас хатирәләре турында хәзер дә еш искә ала.
14 малай белән бергә башлангыч классны Илексазда, 5-8 нче класска Морбаш мәктәбенә җәяү йөреп, аннан соң 9-11 нче классны Сарман мәктәбендә укып, яхшы билгеләргә тәмамлый. Ул вакытларда 11 нче классны тәмамлагач укучыларны, теләкләре булса, мәктәпкә эшкә җибәргәннәр. РОНОда эшләүче, элек Морбаш мәктәбендә математика фәненнән укыткан Әхнәф Абдуллин әнине Шәрләрәмә мәктәбенә эшкә барырга өнди. Әни риза була, кемнең әз булса да акча эшлисе килми. Ул бит кечкенәдән укытучы булырга хыялланган. Шул китүдән, анда булачак әтием белән танышып, 3 елдан соң өйләнешәләр. Быел аларның бергә торуларына да 55 ел вакыт үткән. Балалар, туганнар, дуслар җыелып аларның Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттек. Өч бала әнисе, 10 оныкның әбисе һәм 1 оныкчыкның карт әбисе булып, өй түрендә әти белән бергәләп котлауларны кабул итеп утырдылар, үткәннәрне искә төшерделәр. Бу гаиләгә әни 6 нчы кеше булып килеп кергән. Әтинең әти-әнисе, тутасы әнине килен итеп кабул иткәннәр һәм 35 ел бианасы Закирә әби белән әниле-кызлы булып яшәгәннәр.
Илексазда эшчән, тырыш әнисе, әби-бабасының тәрбиясе бик ярап куйган. Мәктәптә беркадәр эшләгәннән соң, мәктәп директоры Искәндәрев Фәйзелхак абый аңа читтән торып институтка укырга барырга өндәгән. Әнием аңа бик рәхмәтле, хәзер дә зур ихтирам белән искә ала. Казан пединститутының география факультетын тәмамлаган ул. Икенче улы-20 көнлек Илгизне күтәреп, имтихан биреп йөргәннәрен хәзер дә кызык итеп сөйли. Ә ул чакларда самолетларда очып, ничек авыр булганын үзе генә белгәндер. Барыбер иптәшләреннән калмый, алар белән бер курста укып чыга ул. Беренче керү имтиханнарына киткәндә улы Рөстәмне Илексаздагы әбигә калдырып китүләрен елый-елый сөйли иде әни. Ә мин институтны бетереп, диплом алып кайтканнан соң туганмын.
“Син генә булдыра аласың”,- дип, зав Роно Марс Семенович Антипов әнине чакыртып алып, мәктәп директоры итеп билгели. Ул елларда дилянкасы белән утын кисүләр, мәктәпне ремонтлау. Бу эшкә алынуына әни хәзер дә аптырый. Мәктәпнең авыр чагы: котельный искергән, торбалар кышкы салкында шартлаган, идән-сайгаклар күп урыннан череп тузган, укытучыларга 5 ел буе утын бирелмәгән, укучыларны кайда җылы урын бар, шунда укытып торганнар.
Чаллыдан торбалар кайтартып, Мөслим районы Нарат Астыннан урман кистереп, такталар әзерләп, идәннәр алыштырып, котельный ремонтлап, мазут кайтару өчен емкость кайтартып, класс бүлмәләрен ясатып, мебельләр кайтарып йөргән минем әни. Ул чорларда хатын-кыз директорлар булмаган диярлек. Сарман мәктәбендә Мәүлидә Сибгатовна эшләгән.
Мәктәпне унбер еллык итеп үзгәртү өчен Мәгариф министрлыгына документлар әзерләүдә дә шактый тырышырга туры килгән әнигә. Әни өчен ир-ат эше, хатын-кыз эше дигән төшенчә булмагандыр. Беркайчан да эштән курыкмады һәм хәзер дә курыкмый.
Лаеклы ялга чыкканнан соң да, ветераннар советында эшләр өчен дә әнигә шул сыйфатлар ярдәм итәдер. Кешеләр арасында кайнап яши ул. “Иң рәхәт, бәхетле чакларым мәктәптә үтте минем,-ди әни. Укучыларымның бүгенге көндә дә “Роза апа” дип килеп кочаклап алулары, хәлләремне белешүләре, яшь укытучыларның киңәш сораулары, мине яшәртә”,-ди минем әнием. Мин үзем дә һәрвакыт аңа таянам.
1980-нче елларда машина кадәр машинаны йөртү, рульдә хатын-кызны күрү-сирәк хәл иде. Әнием минем районда беренчеләрдән булып, беренче “Москвич” машинасын йөртте, барсын да таң калдырып, машинада йөрде. Аның шулай тәвәкәллеге әтисез, ятим үскәннән дә булгандыр. Аның үрнәгендә мин дә шоферлыкка укып, үзем Сарман-Чаллы юлларында йөрим, Азалак мәктәбенә эшкә барам.
Бу тормышта ниндидер үрләр яулаган, орден-медальләр алган кешеләр турында газета битләрендә күп укыйбыз йә ул җитәкче, йә артист. Ә менә минем әнием гап-гади кеше, тормышта кешеләр көнләшерлек итеп яши, үз урынын тапты. Ә бусы менә мең мәртәбә авыррак та әле ул.
Әниемнең кул эшләренә килгәндә, шундый матур итеп чигә ул.Аның чигешләрендә ел фасыллары-җәй, көз, кыш айлары сурәтләнгән, чөнки әни табигатьне бик ярата, һәр сезонның матурлыгына соклана, аның белән хозурлана. Стенадагы картиналар белән бергә, мендәр тышлары, сөлгеләр, коверлар да чигә. Яшьрәк чакта һәм хәзер дә әле кияүгә китүче кызларга сөлгеләр, мендәр тышлары чигә, авылдан гына түгел, күрше авыллардан да чигәргә сорап киләләр. Минем үземә дә 4 мендәр тышы һәм сөлге чигеп җибәргән иде, кияүгә чыкканда. Чиккән картиналары гомумән чигешләрен төрле күргәзмәләргә куярга алып китәләр, әни аларга каршы килми, биреп җибәрә. Чигү чигү аның хоббие, шөгыле. Безгә дә кечкенәдән үк оекбаш, бияләйләр бәйләргә өйрәтте, алай гына да түгел кыз балага өйне җыештыру, камыр азыкларын пешерү, салат ясау, кыяр-помидор тозлау серләрен дә мин әнидән дә өйрәндем. Хәзер дә аңа мөрәҗәгать итәм, әнинең вак итеп кискән токмачларын һәм һәр көн пешергән токмачлы ашларын ашап туйгысыз.
Нәрсәгә тотынса да йөрәк җылысын биреп башкара ул һәрбер эшне. Кул эшләре-күңел эше, файдалы да ул, кирәкле дә, матур да.
Әнием мәктәп укучылары янында да еш булып, аларга туган җиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү кебек, күркәм сыйфатларны, гореф-гадәтләрне яшь буынга түкми-чәчми тапшырырга, мирас итеп калдырырга тели. Шулай булганда гына бездән соң килгән буыннар сәламәт, бәхетле кешеләр булырлар дип ышана.
Кайда гын йөрсә дә, әнием һәркайда матурлык, күңелгә сеңеп калган ак күңелле кешеләрне очрата, аларның һәркайсына җылы сүз әйтә. Хәзерге тыңгысыз заманда җылы сүзнең бәһасе тагын да арта ич. Шуңа күрә ак күңелле, хезмәтен яратып башкарган, талантлы, тынгысыз кешеләргә багышлап, әнием авылның үткәнен, яшь буынга җиткерү өчен “Шәрләрәмә күңел учагым” дигән китап та чыгарды. Бу китапта авыл тарихы, анда яшәүче кешеләрнең язмышлары, күренекле шәхесләре, ветераннарның үткән язмышларын чагылдырылган әниемнең керсез күңеле ветераннар белән аралышырга ярдәм итә.
Ул үзенең олы бәхетен зур булмаган авыл җирендә тапты, читкә китеп бәхет эзләмәде, ул беркайчан да моңа үкенмәде. Ул үзенең укучыларына авылдашларының кеше булуларын теләп яшәде һәм яши. Тормыш яшәлгән гомер еллары белән исәпләшми, ә кешеләргә эшләгән эшләрең, яхшылыкларың белән, үзеңнән соң җирдә нинди эз калдыруың белән исәпләнә, әнә шуңа күрә әни җирлектәге ветераннар һәм анда яшәүче барлык халык матур яшәсен өчен тырыша, аны һәркемгә үрнәк итеп сөйли.
Авылның ветераннар советы рәисе буларак, аларның хәлләре белеп тора, газета аша котларга, кайгыларын уртаклашырга да онытмый. Әнинең район газетларында авылдашлары турында матур мәкаләләре чыгып тора.
Авыл җирлеге белән дус-тату булып, киңәшеп-аңлашып, барлык чараларда да катнаша. Сугыш ветераннарын, тыл ветераннарын, сугышта һәлак булучыларны, Әфган, Чечня сугышында катнашучыларны өч авылда да барлап чыкты һәм Сөлек авылында яңа төзелгән һәйкәлгә исемнәре язылды. Сугыш ветераннарының йорталына истәлекле такталар куйдыруда да зур ярдәм күрсәтте. Юбилярларны һәрвакыт авыл җирлеге белән берлектә һәм район җитәкчеләре катнашында да олылап искә алуда катнаша. Авылыбыз җирлегендә яшәгән СССР, РСФСР, РФ, ТР тарафыннан бүләкләнгән 24 авылдашның исемлеген булдырды. Аларны мәңгеләштерү буенча эш алып бара.
Әнием район, республика күләмендә уздырылган чараларда да бик теләп катнаша. Республикада уздырылган “Ел хатын-кыз” бәйгесендә җиңү яулап, гран-прига лаек булды, ноутбук белән бүләкләнде.
Үзе гади, үзе мөлаем минем әнием. Ачык йөзле, зарлануны белмәс, уен-көлке белән сөйләшә.
Язмыш әнигә тормыш юлларында әллә никадәр сынаулар әзерләп куйган. Шулай язгандыр, әтисе исән булып та, әтисез, ятим үскән ул. Күп еллардан соң, әтисен дә табып, аның белән очрашты. Аның башка гаиләдәге балалары белән очрашып-күрешеп тора. Берүзе генә үскән әни, 60 елдан соң 5 туганын таба.
Әнием никадәр авырлыклар кичерсә дә һәрвакыт елмаеп, шат күңелле булып күренергә тырыша (эчендә ут янса да). Аның сабырлыгына, түземлегенә исем китеп сокланам.
Әни бик кунакчыл, ачык йөзле, тәмле телле. Мин аның белән чиксез горурланам, аңа исәнлек-саулык, бәхет телим. Без сине бик яратабыз. Озак яшә, сәламәт бул.
Сабыр да син әни, гади дә син, кешелекле дә
Барлык калган эшләрең изгелек кенә.
Рәсемдә: әнием Роза
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев