«Әнием шөгыле» бәйгесенең чираттагы катнашучысы - Эльмира Сәетгәрәева
Һәр эштә осталык кирәк
Безнең әби-бабаларыбыз,әти-әниләребез аш-суга, җырга-биюгә бик сәләтле булу беррәттән, кул эшләренәдә оста булганнар.Татар хатын-кызлары кечкенәдән үк төрле кул эшләренә өйрәнеп үскән. Бигрәк тә тегү,чигү - яшь кызларның яраткан шөгыльләреннән булган.Гадәттә, яшь кызлар бу осталыкка үз гаиләләрендә әбисеннән, әнкәсеннән, җиңгәсеннән, өлкән апасыннан өйрәнгәннәр.Һәр бизәкне үзгәртә-үзгәртә яңа бизәк тудырганнар алар.
Матурлыкны тудыру сәләте аерым кешеләргә генә бирелә. Шундый матурлык үрнәкләрен гаиләбездә әбием тудыра.Кечкенә чагында ук ул чигү, тегү эшләре белән кызыксына башлый.Тора-бара чигү - Әбиемнең яраткан шөгыле булып китә.Ул мендәр тышлары, кульяулыклар һәм сөлгеләр чигә.Халкыбызның күңел бизәкләрен киләчәк буыннарга тапшыруда аның да өлеше зур.Ул чигәргә өйрәнергә укымаган, барысына да үзлегеннән өйрәнгән. Ул чиккән мендәр тышлары, сөлгеләрнең исәбе юк.
Гаиләбездә әбиемнең кул эшләрен әнием – Сәетгәрәева Раушания Камил кызы дәвам итә. Аның тапкырлап (крест белән) чигелгән матур картиналарына карапсокланмый мөмкин түгел.Чигү белән шөгыльләнү әниемә үз сәләтен тормышка ашырырга ярдәм итеп кенә калмый,аңа шатлык та бүләк итә.Ул тагын буш вакытларында крючок белән челтәр бизәкле, өйгә сафлык һәм яктылык өстәүче ап-ак тастымаллар (салфеткалар) бәйләргә ярата.Аларның һәрберсендә аерым бер могҗиза, аерым бер бизәк! Ул тудырган һәр чигеш өебезгә җылылык һәм шатлык өсти.
Кул эшенә осталык - зур бәхет, шатлык һәм матурлык ул. Ә матурлыкны күрү - үзебезгә рәхәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев