САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Әнием шөгыле» бәйгесенең соңгы катнашучысы - Илдус Фәйзуллин

Әнием шөгыле.

Әниләрне искә алабыз

Безнең өчен әле дә исән син

Йоклар вакыт җиткәч: «И-и, Ходаем, ярый әле төннәр бар», – дияр иде әнкәй.

Безнең телләребез «ән-нә» дип ачылган. Ананың күкрәк сөте белән аякка басканбыз, тәүге адымнарыбызны атлап киткәнбез. Әниләребез хезмәттән, бетмәс-төкәнмәс йорт мәшәкатьләреннән бушаган арада, күз нурларын түгеп, оекбаш, шарфлар, бияләйләр һәм башка әйберләр бәйләгәннәр, өс-башыбызны кайгыртканнар. Тук йөрсеннәр, дип, тәмледән-тәмле аш-сулар әзерләгәннәр. Әле дә хәтеремдә: әнкәй, мичне томалаганнан соң, берничә савыт ипи һәм шулар янына таба белән кабартма пешерергә куя иде. Аның кабарып пешкән майлы кабартмалары, калган камырдан ясалган «сигезле» күмәчләренең тәмен хәзер дә тойган кебек булам. Мич алдына басып, чытырдап янган утын ялкыннарына карап, уйга чумарга да ярата идем. Әнкәй мине – кечкенә сабыен тезләренә утыртыр иде дә, көйли-көйли тирбәтеп:

Күк-кү, чып-чык,

Тәрәзәдән очып чык.

Минем тәтәй улыма

Мәмәйләр биреп чык, – дип җырлап, миңа сиздерми генә баш түбәмә печенье куяр иде. Билгеле инде, мин аны сизми идем. Чыпчык биргән, дип, чын күңелемнән ышанып, баш түбәмдәге печеньены алып, тәмләп ашый идем.

Үсә төшкәч, тормышка, дөньяга аңлы күзләр аша карый башлыйсың. Әнкәйнең без – балалары өчен ничек тырышканы аермачык сизелә һәм күренә. Үзе гел эштә булса да (Кече һәм Зур Нөркәй авылларының ындыр табаклары мөдире иде), гаиләне, йорт-җирне дә тартты. Дөресрәге, ял итүне белмәде, гел хәрәкәттә булды. Йоклар вакыт җиткәч: «И-и, Ходаем, ярый әле төннәр бар», – дияр иде. Мин, баштарак аптырасам да, соңрак аңладым: ул бик ара торган булган. Әмма әнкәй, талчыгуын сиздермичә, үз бурычына тугры калды, тәмле итеп аш-су әзерләде, сарык йонын язып, җеп эрләде, кич утырып, бәйләм бәйләде, кош-корт һәм мал-туарны да карады. Мин аның бер генә тапкыр булса да капка төбендә утырганын күрмәдем.

Әнкәй салган ипиләр кечкенә мендәр кадәр булыр иде. Ул, ипигә баш куйганда, колмак та куллана иде. Аннан да өлкәнрәк әби-апалар, кереп: «Зәйнәп, синең камырың әйбәт була. Бир әле әзрәк, ипигә баш куя идем», – дип, чынаякларына камыр салып чыгып китәләр иде. Тора-бара, мин үзем дә әнидән ипи салу осталыгына өйрәндем. Акрынлап, төрледән-төрле камыр ризыклары да пешерә башладым.

Әни энә тотарга, тегәргә дә яратты. Мин аның бу һөнәрен дә үз иттем. Фуражкалар, күн кисәкләреннән башмаклар тектем. Хәтта бервакыт, кызып китеп, ярты көн эчендә кулдан гына хатыныма күлмәк тегеп бүләк иттем. Ике апам да әни кебек оста тегүчеләргә әйләнделәр. Әнинең тәрбиясеннән шуны аңладым: хуҗалыктагы эшләрне икегә бүлмәскә кирәк, ир-ат та аш-суын да әзерләргә, өй җыештырырга, кирәк икән, энәсен дә тота белергә тиеш. Дөнья булгач, һәркайсының кирәге чыга. Бигрәк тә ялгыз калган тол ирләр моңа инде үз җилкәләрендә инаналардыр.

Әнкәйнең тагын бер күркәм сыйфатларыннан берсе – сабырлык. Нинди генә кайгы-хәсрәт килсә дә, ул өч баласы алдында йомшаклык күрсәтмәде, төп авырлыкны үз өстенә алып, хәвеф-хәтәрнең үтеп киткәнен зур түземлелек белән көтә иде. Аннан соң, ул ялагайлану дигән нәрсәне белмәде. Безгә: «Ялагай кеше – куркыныч кеше», – дип әйтә килде. Әйе, ялагай ул бүген синең янда бөтерелсә, икенче көнне арурак җирдә кайнаша, тәлинкә тота. Әнкәй китаплар укырга да яратты. Мәктәп елларында күп укыганын сагынып сөйли иде. Безнең өчен шунысы куанычлы: аның матур сыйфатлары, күркәм шөгыльләре безнең өчебезгә дә мирас булып күчте.

Әни соңрак дин юлына кереп китте. Үзлектән гарәп хәрефләрен өйрәнде, намазга басты, Коръән укый башлады, берара абыстай  булып та йөрде. Бирелеп, көйләп Коръән укулары аның яраткан шөгыльләренең берсе булды. Үзем дә мәктәптә укыган елларда әнинең әтисе, ягъни Нәҗметдин бабамнан гарәпчә уку-язу сабаклары алган идем. Мөстәкыйль тормышка аяк баскач, «Мәгариф» журналы редакциясе оештырган гарәпчә уку-язу дәресләрен өйрәндем.

Әнкәйдән безгә хайваннарга карата мәхәббәт, аларга карата мәрхәмәтлелек хисләре дә күчте. «Улым, эткә эт дип карама», – дигән сүзләре һаман да истә. Әйе, ана ул сиңа яшәү ямен, кояш күрү бәхетен иңдерүче генә түгел, ул – синең беренче укытучың, мөгаллимең дә. «Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән кермәс», – дигәннәр борынгылар. Әйе, күп сыйфатлар балага анадан күчәдер, мөгаен.

Язмамны шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә:

Сабыр булдың, әнкәй, бирешмәдең,

Кызыкмадың байлык, хәрәмгә.

Безгә һәрчак үрнәк идең бит син,

Гомерең узмады әрәмгә.

Өчебез өч якка очсак та,

Суынмады туганлык хисләре,

Балачакның истә мизгелләре,

Күпереп пешкән күмәч исләре...

Рәхмәт сиңа, дибез, әнкәебез,

Синең алда башлар иябез.

Безнең өчен син һаман да исән,

Тыныч йокла, әнкәй, диябез.

Илдус Фәйзуллин, Сарман авылы

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев