САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Әнием шөгыле» бәйгесенең чираттагы катнашучысы - Шафигуллина Әдилә

Шөгыль буларак бию ул - шатлык, хис - кичерешләр китерә һәм хәтта физик форманы яхшыртырга ярдәм итә торган мавыгу.

Бию бик борынгы заманнардан ук барлыкка килгән һәм бүгенге көндә дә безне матурлыкка, гүзәллеккә өйрәтүче сәнгать төрләренең берсе булып тора. Ритм, уен - хәрәкәтләр аша халыкның уй - фикерләрен, эчке халәтен, өметен, ышануын чагылдыручы чара дисәк тә ялгыш булмас.

Язмамны бию темасы белән башлавымның төп сәбәбе - әниемнең яраткан  һөнәре, хезмәте нәкъ бию булганга.

Әни - җирдә иң газиз, иң якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп,     тәпи атлап китүеңне күреп шатланган. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Әни - безнең таянычыбыз, терәгебез.

     Минем дә,үземнең иң кадерле кешем - әнием турында язасым килә. Минем әнием - Шафигуллина Гөлчәчәк Фирдәвис кызы, Сарман муниципаль районы Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә тарих һәм жәмгыять фәннәре укытучысы булып эшли. 1981 нче елның 10 нчы октябрендә Сарман авылында туа. 1989 - 1999 нчы елларда Сарман гимназиясендә белем ала. Уку чорында район конкурсларында, төрле чараларда катнаша һәм 1999 нчы елда мәктәпне тәмамлап, Алабуга культура-агарту  училищесына укырга керә. 2002 нче елда училищены тәмамлап Сарман сәнгать мәктәбенә эшкә кайта. 2006 нчы елда Азалак авылы егете -  әтием, Шафигуллин Рамис Хамис улына тормышка чыга. 2007 нче елдан Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә хореография  буенча өстәмә белем бирү педагогы булып эшли.

Рус, грузин, үзбәк, чегән һәм башка халык биюләрен өйрәтә. Конкурсларда катнашып  алдынгы урыннар ала. Аның иң матур  биюләрнең берсе башкорт биюе. 2017 нче елда республикакүләм телевизион иҗат фестивалендә катнашып, 2 нче урынны яулады һәм диплом белән бүләкләнде. Мин әниемне яратам һәм хөрмәт итәм. Ул – миңа якты маяк, үрнәк әни. Аның эшенә, хезмәтенә зур соклану һәм хөрмәт белән карыйм. Киләчәктә минем дә әнием сайлаган юлдан китеп, хореография буенча педагог буласым килә. Әниемә авыр да, катлаулы да хезмәтендә уңышлар, яңа җиңүләр теләп калам!

Катнашучы “Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 8 сыйныф укучысы Шафигуллина Әдилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев