САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Ә сез инде бакчаларагызны кышка әзерләп бетердегезме?

Бу айда да көзге эшләр дәвам итә эле. Әгәр суыклар башланмаса, айның беренче ункөнлегендә алма, чия, груша, слива үсентеләренең җирле сортларын утыртырга була. Җиләк һәм җимеш бирә торган үсемлекләрнең төпләренә органик ашламалар салып, тамырларына зарар китермичә, казыйлар һәм туфракны йомшарталар. Торбалардан су килү тукталганчы җимеш бирә торган агачларга кәүсә тирәли...

Бу айда да көзге эшләр дәвам итә эле. Әгәр суыклар башланмаса, айның беренче ункөнлегендә алма, чия, груша, слива үсентеләренең җирле сортларын утыртырга була.

Җиләк һәм җимеш бирә торган үсемлекләрнең төпләренә органик ашламалар салып, тамырларына зарар китермичә, казыйлар һәм туфракны йомшарталар.

Торбалардан су килү тукталганчы җимеш бирә торган агачларга кәүсә тирәли мул итеп су сибәләр.Бакча җиләкләре түтәлләрен, яшь үсентеләр тирәсен дә тиреслиләр.

Реклама

Ботак кискеч белән агачтагы коры үсентеләрне кисәләр һәм яндыралар. Вакытлыча урынга 10нчы октябрьдән соң да үсентеләр утыртырга була. Үсенте кышлыкка шунда кала. Бу очракта аның тамырына ком сибү кулай күрелә. Ай ахырында аны туфрак белән күмәләр. Әгәр мөмкинлек булса, үсентене ылыс белән каплыйлар. Болай эшләгәндә ул тычкан кимерүеннән саклана.

Иртә язда үсентеләрне һәр һәвәскәр бакчачы үзе планлаштырган урынга күчереп утырта ала. Әлеге эшләрне җиренә җиткереп үтәү, киләсе елның мул уңышына нигез салу дигән сүз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X