САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сарманлылар " Урман атнасы" акциясендә катнаша ала

Татарстанда узган шимбәдән "Урман атнасы" дип исемләнгән табигатьне саклау акциясе башланып китте. Аңа республиканың 20 меңгә якын кешесе кушылды. Алар агачлар утырттылар, урман фондын каты көнкүреш калдыкларыннан, корыган, ауган агачлардан чистарту эшләре башкардылар. Исегезгә төшерәбез, әлеге акция республикада, Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән, 2010 елдан бирле үткәрелә. Агачлар утырту...

Татарстанда узган шимбәдән "Урман атнасы" дип исемләнгән табигатьне саклау акциясе башланып китте. Аңа республиканың 20 меңгә якын кешесе кушылды. Алар агачлар утырттылар, урман фондын каты көнкүреш калдыкларыннан, корыган, ауган агачлардан чистарту эшләре башкардылар. Исегезгә төшерәбез, әлеге акция республикада, Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән, 2010 елдан бирле үткәрелә. Агачлар утырту елга ике тапкыр, яз һәм көзен башкарыла. Яз көне генә дә республка халкы тарафыннан барлыгы 400 гектар мәйданда 3 миллион ярым төп яшь үсенте утыртылган. Акциянең максаты - халыкның игътибарын урман ресурсларын кабат җитештерү, аны саклау проблемасына юнәлтү. "Урман атнасы" 16 октябрьгә кадәр дәвам итә. Анда барлык районнар, муниципаль берәмлекләр, оешма, учреждениеләр катнаша. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үткәргән видеоконференциядә әйтелде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев