САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Ринат Хәйров сарманлыларны кабул итте

Бүген "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе кабул итү бүлмәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров район халкын кабул итте. Барлыгы дүрт мөрәҗәгать керде. Җәлил бистәсендә яшәүче тыл ветераны Тәлгать Фәсхиев Ветераннар урамына юл түшәүдә ярдәм сорады. Район мәдәният йортына ремонт кирәк. Ул мәсьәлә буенча район мәдәният бүлеге баш белгече...

Бүген "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе кабул итү бүлмәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров район халкын кабул итте. Барлыгы дүрт мөрәҗәгать керде. Җәлил бистәсендә яшәүче тыл ветераны Тәлгать Фәсхиев Ветераннар урамына юл түшәүдә ярдәм сорады. Район мәдәният йортына ремонт кирәк. Ул мәсьәлә буенча район мәдәният бүлеге баш белгече Фалих Мостафин мөрәҗәгать итте. Ике сорау шәхси характердагы иде. Һәркемне игътибар белән тыңлап, сорауның асылына төшенеп, Ринат Шамильевич аларны хәл итүдә ярдәм итәчәген, үзе шәхси контроленә алачагын әйтте. Депутатны район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев