САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Рифкать Миңнеханов Сарман "Лилия" балалар бакчасына килде

Бүген Сарманда республика ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов гражданнарны кабул итте. Соңыннан ул район оешма-учреждениеләрендә булды. "Лилия" балалар бакчасына килеп кергәч тә, Рифкать Нургали улы гаҗәпләнүен белдерде. "Күп кенә балалар бакчасында булганым бар, тик анда мондый автошәһәрчек булганын беренче тапкыр күрәм", - диде ул. Балалар Рифкать Миңнехановны чәкчәкләр белән матур...

Бүген Сарманда республика ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов гражданнарны кабул итте. Соңыннан ул район оешма-учреждениеләрендә булды. "Лилия" балалар бакчасына килеп кергәч тә, Рифкать Нургали улы гаҗәпләнүен белдерде. "Күп кенә балалар бакчасында булганым бар, тик анда мондый автошәһәрчек булганын беренче тапкыр күрәм", - диде ул.

Балалар Рифкать Миңнехановны чәкчәкләр белән матур итеп каршыладылар. Ул юл йөрү кагыйдәләре тематикасына багышланган күнегүләрне карады, автошәһәрчек белән танышты, балалар белән сөйләште һәм бакчага велосипедлар бүләк итте. Рифкать Нургали улын район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Ленар Хәйруллин, ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Дамир Йосыпов озатып йөрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев