САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Районда эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов булды

Бүген районда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм башка дәрәҗәле кунаклар булдылар.

Алар капиталь төзекләндерү үткәрелгән Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбен карадылар, шушы ук җирлектә Илдар Закировның крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштылар, район үзәгендә социаль ипотека программасы буенча сафка бастырылган 18 фатирлы күп катлы йортны файдалануга тапшыру тантанасында катнаштылар, мәшһүр җырчыбыз – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Илһам Шакиров һәм районыбыз үсеше өчен зур өлеш керткән Әнвәр Залаков истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар, районда оештырылган күргәзмәләрне карадылар, район Советы утырышы эшендә катнаштылар.
Бу хактагы тулырак язманы газетаның киләсе санында укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X