САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район Советында чираттагы киңәшмә уздырылды

Район Советында бүген чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Иң элек Фәрит Мөнәвирович яңа район социаль яклау бүлеге җитәкчесе белән таныштырды. Бу җаваплы вазифага Гыйльметдиноа Лилия Мирзаһит кызы билгеләнде. Аннан район башлыгы муниципаль хезмәткәрләр арасында баручы республика Спартакиадасы кысаларында катнашып, мини-футбол буенча - өченче,...

Район Советында бүген чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Иң элек Фәрит Мөнәвирович яңа район социаль яклау бүлеге җитәкчесе белән таныштырды. Бу җаваплы вазифага Гыйльметдиноа Лилия Мирзаһит кызы билгеләнде. Аннан район башлыгы муниципаль хезмәткәрләр арасында баручы республика Спартакиадасы кысаларында катнашып, мини-футбол буенча - өченче, бадминтонда дүртенче урынны алган район командасын тәбрикләп китте.

Беренче көн тәртибе - районда Инвалидлар декадасын уздыру буенча район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова чыгыш ясады. Узган атнада үткәрелгән үзара салым буенча референдум нәтиҗәләре белән район Советы аппаратының оештыру эшләре бүлеге начальнигы Альбина Хөснуллина таныштырды. Салым түләүдә әҗәтләрне бетерү буенча башкарылган эшләр хакында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова информациясе тыңланды. Илексаз авыл җирлегендәге эшләр торышы хакында җирлек башлыгы Флер Гыйльфанов сөйләде. Киңәшмә ахырында Фәрит Мөнәвирович каралган мәсьәләләр буенча үзенең тәкъдимнәрен җиткерде. Инвалидлар декадасын уздыруда җитәкчеләр алдына бурычлар билгеләде, Яңа елга әзерлекнең торышын барлады, аны үз югарылыгында үткәрү бурычын да куйды.

Реклама

Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X