САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Питрау килде…

Борынгы бабаларыбыз Питрау көненә көзге уҗым басуын сөрүне төгәлләгәннәр. "Питрауга кадәр пар җирләрен сөрергә, Ильин көненә кадәр тырмаларга, Спаска кадәр чәчәргә", - дигәннәр алар. "Петрок килер, яфрак өзәр", - дип тә әйткәннәр борынгы бабаларыбыз. Бу көнне агачлардан беренче сары яфраклар коела башлый. Ә 12 нче июльдә Ләке авылында Питрау бәйрәме...

Борынгы бабаларыбыз Питрау көненә көзге уҗым басуын сөрүне төгәлләгәннәр. "Питрауга кадәр пар җирләрен сөрергә, Ильин көненә кадәр тырмаларга, Спаска кадәр чәчәргә", - дигәннәр алар. "Петрок килер, яфрак өзәр", - дип тә әйткәннәр борынгы бабаларыбыз. Бу көнне агачлардан беренче сары яфраклар коела башлый.
Ә 12 нче июльдә Ләке авылында Питрау бәйрәме гөрләде. Тирә-яктан, күрше авыллардан килгән кунакларны иң элек авыл җирлеге башлыгы В.Афанасьев тәбрикләде. Муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Ф,Вәлиев бәйрәмдә катнашучыларга район хакимиятенең котлавын ирештерде. Владимир атакай үз чыгышында Питрау бәйрәменең кыскача тарихына, аны үткәрү тәртипләренә тукталды. Аннан соң гомеренең күпмедер өлеше шушында үткән яраткан шагыйрәбез Клара апа Булатова сүз алды. Ул бәйрәм кунакларын Питрау белән котлап кына калмады, шигырьләрен дә укыды. Мәйдан түренә матур итеп бизәлгән җигүле атта Раилә Асанова җитәкчелегендәге "Игәнә" ансамбле җырчылары керде. Алар бәйрәмне "Станокта", "Кыр үрдәге" җыры белән башлап җибәрделәр. Олы бәйрәмгә Чиләбе өлкәсеннән "Ностальгия" фольклор, Чаллыдан "Карендәшләр" халык фольклор ансамбльләре, яраткан җырчыбыз В.Агапов һәм "Моңлы Чаллы" җыр-бию театры да килгән иде. Халкыбызның моңлы җырлары һәркемнең күңелен кузгатты. Бәйрәм халкыбыз яратып уйнаган "такыя үрү" һәм башка уеннарга да бай булды. Бәйрәм һәркемгә ошады. Аны күңелле һәм истә калырлык итеп үткәрүдә, авыл җирлеге белән бергә, барлык авылдашлар, аеруча А.Андров зур тырышлык куйдылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X