САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Өйдә утыр. Урамга чыкма. Сабыр бул

Җәмәгать урыннарында мөмкин кадәр сирәгрәк булу һәм коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметү максатын күздә тотып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә, дәүләт хезмәтләренә шәхси кабинет аша дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

Пенсия фондының теләсә кайсы хезмәтен бүгенге көндә Фонд сайтындагы шәхси кабинет яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша алу мөмкинлеге бар. Кабинет сервисы Пенсия фонды эшчәнлегенең күпчелек юнәлешләрен һәм гражданнарга тиешле түләүләрне колачлый, шуңа күрә шәхси кабинеттан пенсионерлар гына түгел, пенсияләрен формалаштыручылар яисә башка социаль түләүләргә хокуклары булучылар да файдалана ала. Өстәмә мәгълүматны 8(85559) 2-50-52 телефоны аша белешергә мөмкин.
Социаль ярдәм күрсәтү чаралары буенча да шундый ук электрон мөмкинлекләрдән файдалана аласыз, хөрмәтле райондашлар. Шәхси сорауларыгыз туса, Республика материаль ярдәм күрсәтү үзәгенең 37 нче санлы филиалы район бүлекчәсенә 8(85559) 2-57-32, 8(85559) 3-19-29 телефон номерлары аша шалтырата, я sar.37@tatar.ru электрон адресына язмача мөрәҗәгать итә аласыз.
Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев