САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бәй­рәм­нә­рең ма­тур, ба­ла­чак!

1 Июнь - Ха­лы­ка­ра ба­ла­лар­ны як­лау кө­нен ра­йо­ны­быз­ның кеч­ке­нә граж­дан­на­ры җәй­нең бе­рен­че кө­не бул­ган­га гы­на тү­гел, ә ел са­ен олы бәй­рәм тө­сен­дә бил­ге­ләп үтел­гән­гә дә яра­та­лар. Аңа әзер­лек ал­дан ук баш­лан­ды: ча­ра­лар пла­ны тө­зел­де, та­гын бер кат фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­лән­гән ба­ла­лар бар­лан­ды, ра­йон эч­ке эш­ләр бү­ле­ге хез­мәт­кәр­лә­ре "Ба­ла­лар­га өмет бү­ләк...

1 Июнь - Ха­лы­ка­ра ба­ла­лар­ны як­лау кө­нен ра­йо­ны­быз­ның кеч­ке­нә граж­дан­на­ры җәй­нең бе­рен­че кө­не бул­ган­га гы­на тү­гел, ә ел са­ен олы бәй­рәм тө­сен­дә бил­ге­ләп үтел­гән­гә дә яра­та­лар. Аңа әзер­лек ал­дан ук баш­лан­ды: ча­ра­лар пла­ны тө­зел­де, та­гын бер кат фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­лән­гән ба­ла­лар бар­лан­ды, ра­йон эч­ке эш­ләр бү­ле­ге хез­мәт­кәр­лә­ре "Ба­ла­лар­га өмет бү­ләк итик" ак­ци­я­се кы­са­ла­рын­да күп ба­ла­лы, авыр га­и­лә ба­ла­ла­ры­на күч­тә­нәч па­кет­ла­ры әзер­лә­де­ләр һәм баш­ка­лар. Ә 1 нче июнь ир­тә­сен­дә бәй­рәм ра­йон үзә­ген­дә эш­ләп ки­лү­че "Ял­кын" кар­тинг клу­бы спорт­чы­ла­ры­ның кар­тинг­лар­да күр­гәз­мә чы­гыш­ла­ры бе­лән баш­ла­нып кит­те. Бәй­рәм ку­нак­ла­рын Ял пар­кы­на ке­рү юлын­да ма­тур итеп ки­ен­гән кур­чак­лар кар­шы ал­ды. Ра­йон баш­лы­гы, баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­ле­ге исе­мен­нән алар­ны, ра­йо­ны­быз­ның бар­лык ба­ла­ла­рын бәй­рәм бе­лән баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры И.Сә­хи­по­ва тәб­рик­лә­де, бәй­рәм­не үт­кә­рү­гә керт­кән өлеш­лә­ре өчен ра­йон, авыл, ае­ру­ча Сар­ман ве­те­ран­нар со­ве­тла­ры­на рәх­мәт бел­дер­де. Ан­нан соң сәх­нә­гә бер-бер арт­лы яшь сән­гать ос­та­ла­ры кү­тә­рел­де. "Таң­сы­лу" ба­ла­лар те­ат­ры, җыр-моң­га сә­ләт­ле ба­ла­лар бер­сен­нән-бер­се ма­тур чы­гыш­ла­ры бе­лән бәй­рәм­не ямь­лә­де­ләр. Ба­ла­лар ки­тап­ха­нә­се мө­ди­ре С.Сә­ет­гә­рә­е­ва җи­тәк­че­ле­ген­дә Сар­ман гим­на­зи­я­се­нең А.Нә­фый­ко­ва җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге 4 нче класс уку­чы­ла­ры "Кур­ку­ны җиң­гән ку­ян" спек­так­лен сәх­нә­ләш­тер­де­ләр. Ә бер чит­тә­рәк Бө­ек Ва­тан су­гы­шы һәм ту­ган як­ны өй­рә­нү му­зее ди­рек­то­ры Д.Кә­ши­по­ва җи­тәк­че­ле­ген­дә чүл­мәк ясау җай­лан­ма­сын­да һәр ба­ла чүл­мәк ясап ка­ра­ды. "Уз­ган ел со­ци­аль про­ект­лар кон­кур­сын­да кат­на­шып, грант от­тык. Бу җай­лан­ма шул ак­ча­га алын­ды. Му­зей­да фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­лән­гән ба­ла­лар бе­лән чүл­мәк ясау сән­га­те бу­ен­ча шө­гыль­ләр үт­кә­ре­лә", - ди­де ул. Ба­ла­лар шу­лай ук "Шәф­кать" үзә­ге­нең ба­ла­лар һәм га­и­лә­ләр­гә со­ци­аль яр­дәм күр­сә­тү бү­ле­ге хез­мәт­кәр­лә­ре, во­лон­тер­лар кө­че бе­лән оеш­ты­рыл­ган ке­че Са­бан­туй­да кы­зык­лы уен­нар уй­на­ды­лар. Со­ңын­нан бәй­рәм­дә кат­на­шу­чы ба­ла­лар сән­гать мәк­тә­бен­дә, му­зей­да бул­ды­лар, ки­но­те­атр­да мульт­фильм­нар ка­ра­ды­лар. Сән­гать мәк­тә­бен­дә алар фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­лән­гән ба­ла­лар­ның кул эш­лә­рен­нән тор­ган күр­гәз­мә бе­лән та­ныш­ты­лар, мәк­тәп ди­рек­то­ры И.Ша­ки­ров алар­га му­зы­ка ко­рал­ла­ры ту­рын­да сөй­лә­де, гар­мун­да уй­нап күр­сәт­те. Ди­рек­то­ры урын­ба­са­ры Э.Әс­кә­ро­ва мәк­тәп, ан­да эш­ләп ки­лү­че бү­лек­ләр, би­ре­дә уку­чы ба­ла­лар­ның нәр­сә­ләр­гә өй­рә­нү­лә­ре ту­рын­да сөй­лә­де. Ә бәй­рәм ахы­рын­да ба­ла­лар өчен "Вос­точ­но­е" ка­фе­сы чәй та­бы­ны оеш­тыр­ды.

Әти-әни­ләр дә, ба­ла­лар да бәй­рәм­нән бик ка­нә­гать кал­ды­лар. Бәй­рәм­не оеш­ты­ру­чы­лар­га, 58 ин­ва­лид ба­ла­га бәй­рәм күч­тә­нәч­лә­ре әзер­лә­гән ра­йон ве­те­ран­нар со­ве­ты­на, мат­ди яр­дәм күр­сәт­кән эш­мә­кәр­ләр­гә, ра­йон авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­се­нә, мә­га­риф бү­ле­ге­нә, пен­сия фон­ды­на, зур бәй­рәм та­бы­ны әзер­лә­гән "Вос­точ­но­е" ка­фе­сы җи­тәк­че­се Ә.Иш­мо­ра­то­ва­га зур рәх­мәт бел­дер­де­ләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев