САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 18 мартта узачак Президент сайлауларына багышланган пресс-конференция узды

Журналистлар белән очрашуга Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов килгән иде. Ул бүгеннән, ягъни 31 гыйнвардан, сайлаулар көнне үзең булган урында сайлау өчен, сайлаучылар исемлегенә кертүгә гаризалар кабул ителә башлавын белдерде. Бүгеннән гаризаны территориаль сайлау комиссияләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә, шулай ук Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша бирергә мөмкин. 25...

Журналистлар белән очрашуга Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов килгән иде. Ул бүгеннән, ягъни 31 гыйнвардан, сайлаулар көнне үзең булган урында сайлау өчен, сайлаучылар исемлегенә кертүгә гаризалар кабул ителә башлавын белдерде. Бүгеннән гаризаны территориаль сайлау комиссияләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә, шулай ук Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша бирергә мөмкин. 25 февральдән аны участок сайлау комиссияләрендә биреп булачак. Гаризалар кабул итү 12 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Әгәр кешенең кинәт, әйтик 13 мартта, командировкага китәсе билгеле булса яки башка сәбәп килеп чыкса,ул очракта нишләргә? Андый очракларда участок сайлау комиссиясенә барып, махсус гариза язасың һәм, аны раслап, конверт белән кешенең үз кулына тапшыралар. Шул гариза белән сайлау көнне үзең булган җирдә тавыш бирә аласың. Гаризада сайлау көнне өйдә була алмауның сәбәбен күрсәтү мәҗбүри түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев