САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Янурыс авылында гомер кичерүче Фәйзелҗинан апа Абдуллинага - 95 яшь

Балтамак авылында туып-үскән, бүгенге көндә Янурыс авылында гомер кичерүче Фәйзелҗинан апа Абдуллинага 95 яшь тулды.

 

Реклама

 Россия Президенты Владимир Путин котлавын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген аңа район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тапшырды. Рангазар авыл җирлеге башлыгы Гомәр Барыев, авыл ветераннар советы рәисе Азия Хисаметдинова иң изге котлауларын ирештерделәр. Фәйзелҗинан апа хәсрәтне күп күргән. 90 яшен тутырганда бер-бер артлы өч улы, килене кинәт авырып вафат булалар. Бу хәсрәтләр эссез үтми, үзенең дә сәламәтлеге какшап китә. “Рәхмәт, оныкларыма, барасы җиремә күтәреп алып баралар, нык тәрбиялиләр”, -ди ул, тормышына шөкерана итеп. “Әниебез бик сабыр, тырыш булды.Тегүен дә текте, бәйләмен дә бәйләде. Әле бит терлекчелекнең дә иң авыр тармакларының берсе булган дуңгызчылыкта эшләде. Әниебезнең беркайчан да беребезгә дә тавыш күтәреп кычкырганы булмады. Бик шуклансак, чакырып алыр да, кочаклап сөяр иде”, -дип, яратып искә алалар кызлары Равилә апа Миннуллина белән Дамира апа Шәрипова. Фәйзелҗинан апа бүгенге көндә кызы Равилә тәрбиясендә яши. Юбилее уңаеннан аны котларга килен, кияүләре, оныклары, оныкчыклары кайткан, Рангазардан, Сарманнан туганнары килгән, күршеләре кергән иделәр. Барысы да әби белән бәйле җылы истәлекләрен барладылар. Фәйзелҗинан апа хакында тулырак язма – “Сарман’ газетасының алдагы саннарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев