САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" райондашларыбызны Яңа ел белән котлый

Тагын бер ел тарихка кереп кала.

Безнең өчен ул уңышлы булды: төрле дәрәҗә бәйгеләрдә җиңүләр, призлы урыннар яуладык, “Картлык мине куып җитә алмас” социаль проекты белән грант оттык. Иң мөһиме – газетаны укучылар күңеленә хуш килерлек итеп чыгарырга тырыштык. Безнең киләсе елга да яңа проектларыбыз, уй-планнарыбыз бар. Аларны тормышка ашыруда хәбәрчеләребез ярдәменә дә өметләнәбез, актив булырлар, дип ышанабыз. Яңа ел барчабызга да уңышлар, бары тик шатлыклы хәбәрләр генә алып килсен, өйләребез бусагасыннан бәхет кенә атлап керсен. Райондашларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш телибез.  Ихтирам белән, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге коллективы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев