САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Сарман Левитаны гомер бәйрәмен билгеләп үтте

50 елга якын гомерен район халкына хезмәт итүгә багышлаган Равил Мобәрәкҗан улы Гыймадиев - тирән хөрмәткә лаек шәхес.

Журналистика өлкәсендә эшләп, райондашларын рухи яктан тәрбияләде, күпме буын каләм тибрәтүчеләргә алыштыргысыз киңәшче, тәҗрибәле остаз булды. Лаеклы ялда булуына карамастан, узенең язмалары, акыллы фикерләре белән ул әле дә сөендереп тора. 80 яшен дә кадер-хөрмәттә каршы алды ул. Олуг юбилее белән аны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Галимова, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов тәбрикләделәр, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Сарман матбугат үэәге коллективы исеменнән, хезмәттәшләреннән җылы тәбрик сүзләре кабул итте юбиляр. Балалары, оныклары, киленнәре, тормыш иптәше Рамзия апа да Равил абыйга булган эчкерсез хөрмәт, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Тигез, бәрәкәтле, имин, сәламәт гомер насыйп булсын үзләренә.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев