САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Сарайлы авылыннан тыл ветераны Хөснетдинова Шәмги Шаһит кызына - 95

Сарайлы авылында туып- үскән, бүгенге көндә төп нигезендә ике туган сеңлесенең улы Ринат һәм килене Тәнзилә тәрбиясендә гомер кичерүче тыл ветераны Хөснетдинова Шәмги Шаһит кызына 95 яшь тулды.

Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген аңа район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тапшырды. Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин да ветеранны, аның гаиләсен ихластан котлады, изге теләкләрен ирештерде. Шәмги апа сугыш елларының бар  авырлыгын  уз җилкәсендә татыган. Апасы Рәшидә белән тормыш та кормыйча, гомере буе колхозда төрле эшләрдә эшләп, лаеклы ялга чыга. Апасы 76 яшендә вафат була. Үзенең дә сәламәтлеге яхшылардан түгел. Шөкер, ике туган сеңлесенең улы Ринат гаиләсе аны язмыш иркенә ташламый.   Бүгенге көндә төп нигездә кадерле карчык булып гомер кичерә ул. Туганнары сабый бала карагандай тәрбиялиләр. Инде үз игелекләре үзләренә кайтсын, диләр авылдашлары, аларга хөрмәт белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев