САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Район ветераннарына «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшыру дәвам итә 

Районда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннарына һәм «Камалыштагы Ленинградта яшәүче» билгесенә ия гражданнарга Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшыру дәвам итә.

Мондый төр категориягә районда 20 ветеран керә. Медальләрнең өчесе Җиңү бәйрәме уңаеннан үз ияләре күкрәкләренә тантаналы төстә беркетелде. Россия көне уңаеннан исә тагын дүрт ветеранга район башлыгы Фәрит Хөснуллин медальләр тапшырды. Мөхтәрәм райондашларыбыз – Сарманнан Хан Вәгыйзов, Илексаздан Шәрипҗан Әхмәтҗанов, Әхнәф Сәләхетдинов, Кәүҗияктән Мөҗәһит Шәйхелисламов бүләкләрне зур дулкынлану белән кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев