САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Татарстан матбугаты көне белән котлый

Бүген – Татарстан матбугаты хезмәткәрләре көне. 

Журналист һөнәре элек-электән иң кирәкле, иң абруйлы һөнәрләрнең берсе булган. Ул һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә булуны, алар турындагы хәбәрне кичектермичә, вакытында халыкка җиткерүне күздә тота. Ә бүгенге көн журналистына карата таләпләр тагы да югарырак: уңышлы булыйм дисәң, иксез-чиксез яңалыклар дөньясыннан кешене иң нык кызыксындыра торган хәбәрләрне эзләп таба белергә, аны тиз арада сыйфатлы итеп эшкәртергә һәм гади, аңлаешлы “тел”дә халыкка җиткерергә кирәк. 
Хөрмәтле “Сарман” газетасы хезмәткәрләре, штаттан тыш хәбәрчеләр! Сез тырыш, тынгысыз һәм иҗади хезмәтегез белән районның мәгълүмат дөньясын тәэмин итүгә зур өлешегезне кертәсез, җәмәгатьчелек фикерен формалаштырасыз, халыкка әхлакый юнәлеш булып хезмәт итәсез. Сезнең эш сәгатьләре, яллар һәм бәйрәмнәр белән исәпләшмичә куйган тынгысыз хезмәтегез нәтиҗәсендә район халкына иң соңгы хәбәрләр дә вакытында барып ирешә, тормышыбызны тагы да мәгънәлерәк һәм матуррак итәргә ярдәм итә. Район матбугатында күп еллар тырыш хезмәт куйган ветераннарга да хөрмәт һәм рәхмәт хисләремне җиткерәм. 
Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Татарстан матбугаты көне белән тәбрик итәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Иҗади хыялларыгыз чынга ашсын һәм каләмегез һәрвакыт үткен булсын! 
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X