САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Сабантуй бәйрәме белән тәбрикли

Бәйрәм белән! 

Хөрмәтле райондашлар, кадерле кунаклар! Сезне милли бәйрәмебез – Сабантуй белән чын күңелдән котлыйм. 
Сабантуй – халкыбызның гасырлардан гасырларга күчеп, дөнья күләмендә танылу тапкан бәйрәме. Ул аның тырышлыгын, хезмәт сөючәнлеген генә түгел, күңел матурлыгын, рухи байлыгын да күрсәтә. Бәйрәмдә без төрле төбәкләрдән кунаклар кабул итәбез, районның хезмәт алдынгыларын хөрмәтлибез. Халык ачык күңел белән ял итә, киләчәк эшләргә көч туплый, дәрт ала. 
Район Сабантуйга матур күрсәткечләр белән килә. Кыр эшләрен вакытында сыйфатлы итеп башкарып чыктык, терлекчеләрнең ирешкәннәре дә куанычлы. Районда тормыш итү шартлары яхшыра, Президент программалары нигезендә заманча җиһазланган сәламәтлек учреждениеләре, мәдәният йортлары, спорт корылмалары сафка бастырыла, ял итү урыннары булдырыла. Матур эшләребез киләчәктә дә дәвам итсен, тырыш хезмәтебезнең матур нәтиҗәләренә куанып, мул тормышларда яшәргә насыйп булсын. Күңелле бәйрәм итик, һәркайсыбызның йортына шатлык-сөенечләр иңсен, бәйрәм биргән кәеф ел буена сүрелмәсен. 
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев