САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Күренекле шагыйребез Дамир Гарифуллин лауреат булды

Конкурсантлар арасында Татарстаннан тыш, Башкортстаннан, хәтта Швеция, Италия кебек илләрдән дә катнашучылар булган.

Кичә Казанда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Рәшит Ваһапов фестивале тарафыннан авторлар өчен игълан ителгән яңа проект - «Яңа татар җыры» бәйгесенең гала-концерты үтте. Бәйгегә барлыгы 347 иҗат эше тәкъдим ителгән. Конкурсантлар арасында Татарстаннан тыш, Башкортстаннан, хәтта Швеция, Италия кебек илләрдән дә катнашучылар булган. Шуларга нәтиҗә ясап, «Иң яхшы татар җыры», «Иң яхшы балалар җыры», «Иң яхшы аранжировка» номинацияләрендә җиңүчеләрне игълан иттеләр. Алар арасында безнең райондашыбыз – күренекле шагыйрь Дамир Гарифуллин да бар. Аның композитор Фәрит Хатыйпов белән берлектә иҗат ителгән “Яратып йөрим сине” җыры «Иң яхшы татар җыры» номинациясендә III урынга лаек булды. Җырны якташыбыз Алина Прокофьева белән Азат Кәримов башкардылар.
Без Дамир абыйны ихластан тәбриклибез һәм киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев