САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Газинур Рәхмәт хаты алды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе утырышында райондашыбыз – Сарман аграр көллиятенең 1 курсында белем алучы Әлмәт авылы егете Газинур Гайнетдиновка министрлыкның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Студент егетебез “Яшь профессионаллар” Региональ чемпионатында “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясендә район данын яклады. Яшь категориясе буенча һәм тәҗрибә ягыннан башкаларга караганда кечерәк булса да, ул лаеклы чыгыш ясап, өченче урынны алган иде. Бу аның өчен зур җиңү, киләчәккә юллама булды. Без Газинурга киләчәктә дә уңышлар телибез.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X