Бүген Саклаубаш авылында яшәүче сәхнә ветераны, район мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән Фәрхетдинов Габделхәй Габделхак улына 80 яшь тулды.
Аны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде, район Советының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
- Сез Фәния апа белән матур гомер кичердегез, үзегез кебек үк җырга, музыкага гашыйк балалар үстердегез. Алга таба да исән-сау булып, балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгызның игелек-куанычларын күреп, озак еллар яшәргә язсын сезгә, - диде ул.
Габделхәй абыйны 80 яшьлек юбилее белән “Сарман” кинотеатры җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов та тәбрикләде, матур теләкләрен җиткерде. Юбилярны котларга балалары, онык-оныкчыклары, якыннары, күрше-тирәләре дә җыелган иде. Аларның да юбилярга җиткерәсе изге теләкләре күп иде.
Габделхәй абый Фәрхетдинов турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз