САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Дилүс Гомәревны чираттагы җиңүе белән тәбриклибез

Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасының Языково шәһәрендә композитор Рим Хәсәнов җырларын башкаручылар арасында “Чәчкәләр уяныр” исемле ачык республика җыр бәйгесе уздырылды. Анда барлыгы 100дән артык җырчы катнаша.

Татарстан данын Сарман, Саба һәм Әлмәт җырчылары яклыйлар, шуларның берсе – райондашыбыз Дилүс Гомәрев. Бәйгегә Рәсәйнең атказанган артисты, профессор Идрис Газиев рәислегендәге мәртәбәле жюри бәя бирә. Профессиональ артистлар белән беррәттән үзешчән җырчылар да катнашалар. Нәтиҗәдә “Үзешчән соло башкаручылар” номинациясендә райондашыбыз 1 дәрәҗә Лауреат Дипломына лаек була һәм истәлек бүләкләре, Кубок белән бүләкләнә.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев