САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бүген Дамир абыйга 80 яшь тулды

Бүген – 5 май көнне районыбызда яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрь, тарихчы, шәҗәрәләр төзү остасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Соббух Рәфыйков, Рафаил Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе Дамир Гарифуллинның – 80 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле Дамир ага! Сезне чын күңелдән матур гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. “Матур” дибез, чөнки Сез бу истәлекле датага район, республика, гомумән, халкыбыз өчен башкарган матур эшләрегез белән киләсез, һәрчак якты йөзегез, киң күңелегез, ягымлы сүзегез белән Сарманны ямьләп яшисез. Сезгә ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге телибез. Райондашларның ихтирамын тоеп, балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгызның игелек-куанычларын күреп, озын гомер кичерегез. Киләчәк көннәрегез дә, үткәннәре кебек үк, бәрәкәтле булсын. Безне һәм сарманлыларны матур-матур шигырьләрегез, иҗат җимешләрегез белән сөендереп яшәгез!

Зур хөрмәт белән, “Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге” коллективы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев