САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Безнекеләр - җиңүчеләр сафында

23, 24 июль көннәрендә Байлар Сабасында Идел буе һәм Урал Федераль округлары беренчелегенә картинг буенча Чемпионат уздырылды.

Анда безнең районның “Ялкын” клубы картингчылары да катнаштылар. Беренчелекнең беренче этабында “Кадет” классында чыгыш ясап, Алмаз Мәхмүтов җиңүгә ирешә. Әмир Солтанов “Пионер” классында икенче урынга лаек була. “Национальный А + Ю” классында узышып, нәтиҗәләр буенча, Алмаз Әхмедов беренче унлыкка керә. Ярышка егетләрне Раиф Сәетшин белән Мөдәрис Гыйниятуллин әзерлиләр. Без картингчыларыбызны уңышлы чыгышлары белән тәбриклибез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев