Йөзләрегез һәрчак шатлыктан балкып торсын, - ди Раян Дәүләтҗанов
Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр!
Сезнең барыгызны да ямьле бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! Ихлас күңелемнән сезгә тазалык-саулык, ак бәхетләр, язгы кояштай ягымлылык, сөйкемлелек, күңелләрегезгә — яз җилләредәй җылылык, мәрхәмәтлелек, сабырлык, гаиләләрегезгә — тынычлык, тигезлек, иминлек, тормышыгызда, эшләрегездә зур уңышлар телим. Балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, мәхәббәтен тоеп яшәргә язсын. Йөзләрегез һәрчак шатлыктан балкып торсын.
Хөрмәт белән, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев