САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт йөртүчеләрне Ураза бәйрәме белән дә котладылар

ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре җомга һәм ял көннәрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрәләр – рейдларга чыгалар.

Чираттагы – бүгенге рейд барышында алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 10 очрагын ачыкладылар. Болар – куркынычсызлык каешларын кулланмау, документлар булмау, транспортта балаларны креслосыз йөртү, караңгылатылган тәрәзәләр белән йөрү. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау өстенә, инспекторлар коронавирустан саклык очракларын үтәүне контрольлек итүгә дә игътибар бирделәр.
ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт йөртүчеләрне Ураза бәйрәме белән дә тәбрик иттеләр, юлларда имин булуларын һәм хәерле сәфәр теләделәр.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев