Вәсимә Хәйруллина 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Чураш авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә - Россиянең атказанган укытучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, күп китаплар, популяр җырлар авторы Вәсимә Хәйруллинага 28 октябрьдә 75 яшь тула. Шушы уңайдан бүген Чураш авылы клубында аның иҗатына багышланган шигырь бәйрәме үткәрелде.

Вәсимә апаны күркәм юбилее белән үз һәм район җитәкчелеге исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, истәлекле бүләк тапшырды. Шагыйрәне шулай ук Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ришат Хуҗин, район үзәк китапханәләр системасы директоры Роза Гайфуллина, иҗатташ дуслары Илсөя Бәдретдинова, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, якыннары, хезмәттәшләре, авылдашлары һәм башкалар тәбрикләделәр, аңа озын гомер, иҗат уңышлары теләделәр. 
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Зөлфия Шәрипова фотолары һәм язмасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    0 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша