САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ветеран 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген – 7 декабрь көнне Кәүҗияк авылында яшәүче сугыш ветераны Шәйхелисламов Мөҗәһит Шәйхелислам улына 95 яшь тулды.

Мөҗәһит абый Кәүҗияк авылында туып үсә. 1943 елның 5 январендә 17 яшьлек егет фронтка китә. Киров станциясендә өйрәнүләр үткәннән соң, август аенда Украина фронтына җибәрелә. 146 нчы укчы полкта пулеметчы булып хезмәт итә. 1943 елның сентябрендә Сталинград сугышында яралана һәм госпитальгә озатыла, 2 нче төркем инвалидлык алып демобилизацияләнә. Шуннан бирле “Коммунизм” колхозында хезмәт куя. Бөек Җиңү медале, 1996 елда Жуков медале, хезмәт батырлыгы һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Әминә ханым белән биш бала тәрбияләп үстерә.
Мөҗәһит абыйны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга котлау сүзләрен шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов җиткерделәр, ветеранга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иминлек теләделәр.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотоcы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев