Сарман район имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков Ураза гаете белән тәбрик итә

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне изге бәйрәмебез белән ихлас күңелдән шәхсән үземнең һәм район имамнары исеменнән тәбрик итәм! Аллаһ Раббыбыз кимчелек-хаталарыбызны кичереп, тоткан уразаларыбызны, биргән фитрсәдакаларыбызны һәм кылган барча изгелекләребезне Үзенең чиксез рәхмәте белән кабул итсен. Раббыбыз теләгән барча изге теләкләребезгә һәм омтылган барча хәерле максатларыбызга ирешү өчен, Үзенең ярдәмен бирсә иде. Бу дөньяда ныклы иман белән, бәхетле һәм имин тормыш кичереп, ахирәттә җәннәт бакчаларына керергә насыйп әйләсен. Аллаһы Тәгалә һәр барчаларыбызга да гаилә бәхетендә һәм гаилә куанычында булырга насыйп итсен, балаларыбызның һәм оныкларыбызның бәхетен, тәүфыйгын һәм бәрәкәтен күреп яшәргә насыйп әйләсен.

Ихтирам һәм изге догалар белән, Сарман район имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    6 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша