САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы якташыбызны гомер бәйрәме белән тәбрикләде

5 август көнне күренекле якташыбыз – Мәдинә Габделхак кызы Маликова 85 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.

1972 елдан СССР язучылар берлеге әгъзасы булган язучы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика журналистларының  Х.Ямашев исемендәге премиясе (1980), Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (2017) лауреаты, әдәбият сөючеләрнең күңеленә үтеп кергән, татар әдәбияты тарихында лаеклы урынын алган күпсанлы хикәяләр, драма әсәрләре, повестьлар, романнар авторы, роман язучы беренче татар хатын-кызы, пу
блицист, журналист, җәмәгать эшлеклесе...

Болар барсы да — бары тик бер шәхеснең – Татар милләтенең һәм Сарман районының  горурлыгы булган Мәдинә Маликованың бай һәм кызыклы тормыш юлы.

Якташыбыз туган авылы Мортыш-Тамакта җидееллык мәктәпне тәмамлап, 1949-1959 елларда Минзәлә педагогика училищесында, Казан дәүләт педагогика институтында укый. Институтны кызыл дипломга тәмамлап, «Чаян» журналында корректор, «Азат хатын» журналында башта әдәби хезмәткәр һәм күп еллар журналның җаваплы сәркатибе булып эшли.

Реклама

Мәдинә Маликованың иҗаты күпкырлы булуы белән аерылып тора. Ул үзенә хас уникаль иҗади батырлыгы белән  төрле жанрларда иҗат итә. 
Һәркайсы үзенә бер тормыш мәктәбе булырлык күпсанлы хикәяләре, «Казан каласы – таш кала», «Адашканга юл кайда?», «Янар таулар яктысында», «Алтын ятьмә», «Мендем биек тауларга», «Югалган якутлар», «Чәчкә балы» кебек повестьлары, «Шәфкать», «Басып сайрар талы бар», «Өермә», «Кызыл гөл», «Фидая», “Арыш тәме” романнары республикабызда гына түгел, бар татар дөньясында китап укучыларга яхшы таныш. Егермеләп әсәре рус теленә тәрҗәмә ителде. Публицистика, поэзия өлкәсендә, театр сәхнәләрендә дә лаеклы урыны, үз сүзе бар. «Кызыл Ай» җәмгыяте президенты буларак алып барган хәйрия эшчәнлеге аерым мактауга лаек.

Хөрмәтле Мәдинә Габделхаковна! Сезнең татар әдәбиятында зур урын алган мәртәбәле шәхес булуыгыз 
белән чиксез горурланабыз. Сезне олуг юбилеегыз белән барлык сарманлылар исеменнән тәбрик итәбез. Иҗат чишмәгезнең һаман шулай ташып торуын, яңадан-яңа казанышлар, иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлыклы матур тормыш телибез.

Райондашларыгыз исеменнән, Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X