САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин якынлашып килүче Яңа ел белән котлый

Хөрмәтле райондашлар!

чын күңелдән котлыйм. Бу якты бәйрәмне олылар да, кечеләр дә түземсезлек белән көтә, чөнки һәркем бу көннәрдә узганын барлый, киләчәккә планнар кора. Узып баручы 2019 ел районыбыз өчен күп кенә икътисади күрсәткечләр буенча уңай булды. Эшләгәнебез кешеләр мәнфәгатьләренә һәм районны үстерүгә юнәлтелде. Киләчәккә йөз тотып эшлибез.  Республика программалары, милли проектларда актив катнаштык. Торак төзү, имин тормыш итү өчен мөһим булган социаль объектларны, күпкатлы йортларны һәм ишегалларын реконструкцияләү эшләрен дәвам иттек. Юллар төзү, чиста су, торак-коммуналь хуҗалыгы сорауларын чишү, районыбызны яшелләндерү программасы – боларның барысын да агымдагы елда дәвам иттек. Җәлил поселогының – 55, «Җәлилнефть» идарәсенең 60 еллык юбилейларын матур итеп бәйрәм иттек. Бу чараларда Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов та катнашты. Елдагыча нефтьчеләребезнең хезмәт уңышлары мактауга лаек, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең казанышлары да куандыра. Шулай ук фермер һәм шәхси хуҗалыклары, кече бизнес вәкилләре ел буе тырышып эшләделәр.
Спорт, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәсендә уңышларыбыз шактый. Россиядә Театр елы итеп игълан ителгән 2019 елны Сарман мәдәният йортының халык театры “Идел-Йорт” конкурсында Гран-При отты һәм 1 миллион сум бүләккә лаек булды. Татарстанда Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителгән 2019 елда башкалабыз Казанда WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты узды. 
Монда да районыбыз сынатмады. Сарман аграр колледжы студентлары, һөнәри осталыкларын республикадан читтә дә танытып, районның авторитетын югары күтәрделәр. Хөрмәтле райондашлар! Районыбыз нинди генә уңышларга ирешсә дә, башкарган гамәлләребез –барыбызның да уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Ел дәвамында фидакарь хезмәтегез өчен һәрбарчагызга зур рәхмәт. Барлык район халкы исеменнән, Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, Дәүләт Советына, Министрлар Кабинетына, «Татнефть», «Агрокөч» җәмгыяте җитәкчелегенә районыбызның социаль-икътисади үсешен тәэмин итүдә күрсәткән зур ярдәмнәре өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Хөрмәтле райондашлар! 2020 ел – ТАССР төзелүгә – 100, Бөек Җиңүнең – 75, районыбызның 90 еллык юбилейлары елы. Шулай ук Республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау елы да. Алда – зур эшләр, җаваплы бурычлар. Без аларны уңышлы хәл итәрбез, барлык планнарны тормышка ашырырбыз, дип ышанам. Кадерле дуслар! Сарман муниципаль районы яңа елга зур планнар, өметләр һәм үз көченә ышаныч белән керә. Киләчәк 2020 ел районыбыз, туган республикабыз һәм илебез өчен, барлык кешелек дөньясы өчен тынычлык, тотрыклылык, иминлек елы булсын иде. Яңа ел бәйрәмнәре өйләрегезгә җылылык һәм күңел күтәренкелеге алып килсен. Һәр гаиләдә мәхәббәт, татулык булсын! Яңа еллар белән!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев