САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Укытучылар көне белән котлый

Хөрмәтле педагоглар, мәгариф ветераннары!

Сезне Халыкара укытучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм һәм һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң изге теләкләремне юллыйм. 
Укытучы – иң кирәкле, иң җаваплы, шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе. Укытучы һөнәрен сайлау – үз-үзеңә һәм башкаларга таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлыннан бару дигән сүз ул. 
Хөрмәтле укытучылар! Сез балаларга белем бирәсез, намус, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбиялисез, туган якның патриотлары булырга өйрәтәсез. Сезнең намуслы хезмәтегез нәтиҗәсендә актив, иҗади, төрле яклап талантлы булган яшь буын үсә. Аларның уңышлары – сезнең тынгысыз хезмәтегез дә, шул ук вакытта районыбыз, республикабыз киләчәгенә керткән өлешегез дә. Һөнәрегезгә тугры булып, тырыш хезмәт куйганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сарман районының мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәтемне белдерәм. Мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән искә алабыз.
 Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, республика хөкүмәте ярдәме белән районда сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен уңайлы шартлар тудыруда күләмле эшләр башкарыла: мәгариф учреждениеләре капиталь төзекләндерелә, аларда тиешле инфраструктура булдырыла, матди-техник базалары ныгытыла. Без дә, үз чиратыбызда, укытучыларыбызның хезмәте, укучыларның тырышып укуы өчен тиешле шартларны булдырырга, яшь белгечләргә булышлык күрсәтергә тырышабыз. 
Кадерле укытучылар! Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек, киләсе көнгә ышаныч, эшегездә уңышлар телим.
 Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев