САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Укытучылар көне белән котлый

Хөрмәтле укытучылар, мөхтәрәм мәгариф ветераннары!

Сезне чын күңелдән Халыкара укытучы көне белән тәбрик итәм.

2023 ел, барлык педагогларга рәхмәт йөзеннән, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Бүгенге гади булмаган заманда Ватанга, гаиләгә мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт, тарихка һәм туган телгә ихтирамлы караш кебек традицион кыйммәтләр тәрбияләү аеруча мөһим. Нәкъ менә шушы сыйфатларны бездә укытучылар тәрбиялиләр.
Тормышта һәркемнең яраткан укытучысы бар. Нинди генә һөнәр иясе булсак та, һәр көздә без хөрмәтле укытучыларыбызны искә алабыз һәм аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Районыбыз мәгариф системасында күренекле, тирән белемле, талантлы, балаларга карата җылы мөнәсәбәтле педагоглар эшли, дип, ышаныч белән әйтә алам. Сезнең укучыларыгыз бүгенге көндә төрле төбәкләрдә һәм төрле тармакларда хезмәт куялар, белемнәре, күркәм эшләре белән туган Сарман районыбызны еракларга таныталар. Намуслы хезмәтегез, тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Районның мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәтемне белдерәм.

Без дә, үз чиратыбызда, укытучыларыбызның хезмәте, укучыларның тырышып укуы өчен уңай шартлар тудырырга тырышабыз. Грантлар тапшырыла, республика, район бюджетыннан һәм нефтьчеләр ярдәме белән ремонт эшләре башкарыла, җиһазлар сатып алына. Бу эшләр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның, хөкүмәтебезнең күпкырлы ярдәме белән тормышка ашырыла.
Хөрмәтле укытучылар! Бәйрәм белән тәбрикләп, барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев