САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән котлый

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннар!

Сезне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм.

Авыл хуҗалыгында җирне чын мәгънәсендә яраткан кеше генә күңелен салып эшли ала. Шушы юлны сайлап, көчләрен дә, үзләрен дә кызганмыйча, халкыбыз, республикабыз иминлеге өчен армый-талмый хезмәт итүче талантлы җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең, игенчеләрнең, механизаторларның, терлекчеләрнең, агрономнарның, фермерларның һәм башка хезмәткәрләрнең көндәлек хезмәте мактауга, хөрмәткә лаек.

Икмәк – тормыш нигезе, ил куәте. Елның бер генә көнендә дә авыл хуҗалыгы тармагында эш туктап тормый. Быел да район хезмәтчәннәре республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә лаеклы өлеш керттеләр. Киләчәктә дә район, республика үсешендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең өлеше зур, уңышлар мулдан, хезмәт нәтиҗәләре югары булыр, дип ышанам.

Авыл язмышына игътибарлы булулары, авыл җирлегендә тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән күптөрле чараларны тормышка ашырулары өчен, Республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Хөкүмәтебезгә, Дәүләт Советына, Авыл хуҗалыгы һәм азык– төлек министрлыгына рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре! Сез районыбызның, республикабызның азыктөлек иминлеген тәэмин итәсез. Хезмәт юлыгызны туган җиргә багышлап, җаваплы һөнәрегезне намус белән башкаруыгыз өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Көнне төнгә ялгап куйган хезмәтегез мактауга һәм хөрмәткә лаек. Аерым рәхмәтем – авыл хуҗалыгын үстерүгә лаеклы өлеш керткән ветераннарга. Нинди генә яңа технологияләр уйлап табылмасын, без һәрчак сезнең тәҗрибәгезгә таянабыз.

Барыгызны да бәйрәм белән котлап, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, йортларыгызга бәрәкәт телим. Тормышыгыз шатлык-сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыгыз һәрчак мул, дөньялар имин булсын. Хезмәт нәтиҗәгез сезгә һәр көн шатлык-куанычлар китерсен һәм шуның рәхәтен күрергә язсын.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев