САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин райондашларны Ураза бәйрәме белән котлый

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, райондашлар!

Һәрбер мөселман йөрәгенә якын булган изге Ураза бәйрәме белән сезне. Мәңгелек кыйммәтләрне, туганлыкны, дуслыкны ныгыту бәйрәме ислам динен тотучы халыкларның югары тарихи традицияләрен, милли гореф-гадәтләрен чагылдыра. Аның нигезендә рәхим-шәфкать, игелек, мәрхәмәт кебек асыл сыйфатлар ята. Ул рухи тынычлык, игелекле ниятләрнең кабул булуына ышаныч алып килә. Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Районда халыкара һәм конфессияара дуслыкны, үзара аңлашуны һәм тынычлыкны булдыруга зур өлеш кертеп, социаль һәм милли программаларны, хәйрия проектларын тормышка ашыруда, яшь буынны тәрбияләүдә актив катнашып яшәвегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм! Быел санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле сәбәпләр аркасында, Изге Рамазан аенда мәчетләрдә, өйләребездә зур итеп ифтар мәҗлесләре үткәрү мөмкинлеге булмады. Ураза бәйрәмен дә гаиләбездә генә каршылыйбыз. Ләкин бу сәбәпләр Ураза Гаетенең шифалы догаларының мөселман кешесе күңеленә үтеп керүенә каршылык була алмый. Тоткан уразаларыбыз кабул булып, биргән сәдакаларыбыз саваплы булсын, изге ниятләребез тормышка ашсын. Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм. Күңел күтәренкелеге, бәхет, исәнлексаулык телим, ил–көннәребез тыныч, табыннарыбыз мул булсын! Ураза бәйрәме һәр өйгә, һәр гаиләгә иминлек һәм бәрәкәт китерсен.

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев